Ир-атка өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Полициянең патруль-пост хезмәте наряды, Комсомол урамын патрульлек иткәндә, шикле бер гражданинны күреп алалар, ул тәртип сакчыларын күргәч, порошоксыман матдә салынган төргәкне ыргыта.
Урынга тикшерү-оператив төркеме килә. Полицейскийлар таныклар катнашында порошокны алганнар һәм аны экспертизага җибәргәннәр. Ир-атны шәхесен ачыклау һәм алга таба тикшерү өчен полиция бүлегенә китергәннәр. Тоткарланучы 46 яшьлек җирле кеше булып чыга, ә аннан алынган матдә-гомуми авырлыгы 0,37 г синтетик наркотик PVP (ПВП) булган.
Ир-ат аны шәхси куллану өчен, сату максатыннан башка сатып алганлыгын таныган.
Тоткарланучыга каршы тикшерү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан РФ Җинаять кодексының 228нче маддәсенең 1нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.