Бөгелмә яңалыклары

"Бөгелмә авазы" газетасы - Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә шәхси мунча янган: янгын сүндерүчеләр утны тиз арада сүндергән

Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Үткән якшәмбедә 14:28 сәгатьтә «Глонасс-112» системасы аша 64 нче янгын сүндерү-коткару бүлегенең элемтә пунктына Бөгелмә шәһәре, Краснослободская урамындагы шәхси мунчада янгын чыгуы турында хәбәр килә.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, мунчаның бөтен мәйданында ачык ут януы күзәтелә. Коткаручыларның җитез һәм дөрес хәрәкәтләре нәтиҗәсендә, янгын тиз арада сүндерелә, зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.

Янгынның якынча сәбәбе — мич җиһазларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.

Бөгелмә муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика бүлегенең өлкән инспекторы, эчке хезмәт лейтенанты В.С. Әхмәдуллина халкыбызга мөрәҗәгать итә һәм мичләрне, мунча җиһазларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый рәвештә үтәргә кирәклеген искә төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса