Бөгелмәдә полиция хезмәткәрләре үтерүдә шикләнелүчене тоткарлаган
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә полиция хезмәткәрләре үтерүдә шикләнелүчене тоткарлаган

Ир-атта психик авыру диагнозы табылган.

21 июньдә Бөгелмәдә полиция хезмәткәрләре янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре белән бергә Рудаков урамындагы янгын урынына киләләр. Урамда алар качкан ир-атны күреп алалар һәм аны тоткарлыйлар. Ул янган мунчаның һәм янәшәдәге йортның хуҗасы булып чыга.

Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, йортны тикшергәндә полиция хезмәткәрләре пычак белән яраланган хатын-кыз мәетен таба. Бу тоткарланучының әнисе булып чыга. Гәүдә янында үле песи баласы да була.

Алдан билгеле булганча, тоткарланучы үтерүне янгынга ике көн кала башкарган. Шикләнелүчегә психик авыру — шизофрения диагнозы куелган.