Бөгелмәдә полиция хезмәткәрләре торак йорт подъездында кылынган талауны ачтылар
Россия эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенә җирле ханым мөрәҗәгать итә.
Февраль аенда 1960 елгы хатын-кыз оныгын дәрескә озатып, өенә кайта. Гафиатуллин урамындагы йорт подъезды янында аңа бер ир-ат якынлаша һәм сумкасын күтәреп алып барырга тәкъдим итә. Пенсионер ханым баш тарта, әмма таныш булмаган ир аның артыннан подъездга керә.
Баскыч мәйданчыгында алар арасында низаг чыга. Ир-ат олы яшьтәге хатын-кызның битенә суга, сумкасыннан бер шешә спиртлы эчемлекне тартып ала һәм кача. Вакыйгадан соң зыян күрүче юлда үтүчеләрдән ярдәм сорый, ә туганнары полициягә хәбәр итә.
Оператив-эзләү чаралары барышында полиция хезмәткәрләре шикле затның шәхесен ачыклады. Бу — элек хөкем ителгән 45 яшьлек җирле кеше булып чыга.
Әлеге факт буенча Россия эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге тикшерү бүлекчәсе РФ Җинаять кодексының 161нче матдәсе «Талау» буенча җинаять эше кузгатты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia