Бөгелмәдә пенсионер хатын таксистка ярты миллион сумга якын акча биргән
Егетне тоткарлыйлар.
Бөгелмә полицейскийлары мошенник кушуы буенча пенсионеркадан акча алган таксистны тоткарлаган.
Вьетнамда яшәүче кызын ялган бәладән коткарган өчен пенсионер курьерга 3000 доллар һәм 250 мең сум, гомуми суммасы якынча 500 мең сум биргән. Акча тапшырганнан соң зыян күрүче улына шалтырата, ә ул сеңлесе белән барысы да тәртиптә булуы турында хәбәр итә. Зыян күрүче мошенникларның корбаны булуын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.
Уздырылган оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре 25 яшьлек таксистны тоткарлый. Ир-ат үзенә заказ килгәнен сөйли, ул күрсәтелгән йорт янына килә. Берникадәр вакыттан соң аның янына хатын-кыз чыга һәм пакет бирә. Егет, посылканы алып, үзенә таныш булмаган кешегә пакетны тапшыру өчен, Казанга таба китә. Әмма юлда ул полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Акча салынган пакет зыян күрүчегә тулы күләмдә кайтарыла.
Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсенең 3нче өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре әлеге җинаятьтә гаеплеләрне ачыклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа