Бөгелмәдә мунча янган
Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
17 сентябрьдә 64нче янгын сүндерү-коткару часте белгечләре Ломоносов урамында янгын буенча чакыру ала. Мунча януы турында белешмә була.
Янгын урынында шундый вәзгыять туа: тышкы яктан бөтен мәйдан буенча мунчаның януы күзәтелде, түбә өлешчә җимерелә. Беркем дә ярдәм сорамый. Янгын бүлекчәсе хезмәткәрләрен мунча хуҗасы каршы ала, ул мунча эчендә беркем кеше юклыгын, газ баллоннары юк, электр энергиясе сүндерелгән, дип аңлатты. Янгынның якындагы төзелештә таралу куркынычы юк (5 метр ераклыкта торак йорт).
Янгын нәтиҗәсендә мунча янып беткән. Янгын мәйданы — 30 м2.
— Янгынның башлангыч сәбәбе — электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу, — дип хәбәр итте Бөгелмә муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика бүлеге өлкән инспекторы, эчке хезмәтнең лейтенанты К. Набережнова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia