Бөгелмәдә мунча яна башлады
Янгынның сәбәбе ачыклана.
21 июньдә 20 сәгать 17 минутта 64нче янгын сүндерү коткару часте элемтә пунктына «Глонасс-112» ашыгыч системасы аша Рудаков урамындагы янгын турында хәбәр килә. Анда мунча яну турында мәгълүмат була.
Янгын сүндерүчеләр килгән вакытка янгын урынында монча түбәсенең ачык януы күзәтелгән, тышкы ишек ачык иде, беркем дә ярдәм сорамады. Янгын бүлекчәләрен күршесе каршы алды, ул мунча эчендә беркем дә юк, газ баллоннары юк, электр энергиясе сүндерелгән, дип аңлатты. Янгын таралу куркынычы юк иде.
— Янгын нәтиҗәсендә мунчаның түбәсе һәм эчке бүлмәләре өлешчә янган. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгын сәбәбе билгеләнә — дип хәбәр итте Бөгелмә муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге начальнигы эчке хезмәт кече лейтенанты Вероника Әхмәдуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа