Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә мунча һәм йорт янган

Янгынның беренчел сәбәбе — җылыту мичләренең һәм төтен юлларының дөрес булмавы.

16 октябрьдә 64нче янгын сүндерү-коткару элемтә пунктына Матросов урамындагы янгын турында сигнал килә.
Коткаручыларга мунча яна дигән хәбәр килә, ут янәшәдә урнашкан йортка күчә. Дежур диспетчер чакыру урынына 1 нче номерлы чакыру буенча ут сүндерүчеләрне җибәрә.

— Янгын нәтиҗәсендә тәрәзә аша куе кара төтен һәм бина эчендә ачык ут күренә. Янган йорт янындагы участокта бер метр ераклыкта мунчаның бөтен мәйдан буенча ачык януы күзәтелә, мунчаның тышкы ишеге ачык була — дип сөйләде Бөгелмә районы буенча ОНД һәм ПР өлкән инспекторы, эчке хезмәтнең кече лейтенанты Вероника Әхмәдуллина.
Янгын нәтиҗәсендә мунча һәм йортның эчке өлеше янып беткән. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

ФОТО: 64нче янгын сүндерү бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса