Электр чыбыгына ут капкан.
10 августта 7:30 сәгатьтә 64нче янгын сүндерү бүлегенең элемтә пунктына Бөгелмәдә, Ленин урамындагы бинада янгын чыгу турында хәбәр килә.
7:35 сәгатьтә янгын урынында 5 кв. метр мәйданда компьютер чыбыгының ачык януы күзәтелә. Каравылчы янгын сүндерүчеләрне каршы ала һәм эчтә беркемнең дә булмавын хәбәр итә. Беркем дә ярдәм сорамый.
Янгын нәтиҗәсендә тарттырылган түшәм, ОСБ-панельләр юкка чыккан. Дивар, компьютер өстәле һәм көнкүреш җиһазлары корым һәм сөрем белән капланган. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Янгынның сәбәбен Бөгелмә районы буенча ОНДиПР дознавателе ачыклый.