Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә куратор кушуы буенча фатир ишекләренә ут төрткән өч яшүсмерне тоткарлаганнар

Полиция хезмәткәрләре фатир ишекләренә ут төрткән 16-19 яшьлек өч егетне тоткарлаган.

ТР буенча Эчке Эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ут төртүләр турындагы хәбәр полициягә 27 гыйнварда килгән. Яшьләр мессенджерда килгән «куратор» биремнәрен үтәүләрен таныганнар.

Акча өчен алар янучан сыеклык белән подъездга кергәннәр, өч ишеккә ут төрткәннәр һәм булган хәлләрне камерага төшергәннәр.

Хәзер җинаять кодексының «Милекне аңлы рәвештә юк итү яки зарарлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү вакытында яшүсмерләр сак астында булачак. Шул ук вакытта тоткарланучыларның берсе элегрәк җинаять җаваплылыгына тартылган булуы билгеле.

«Полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланучыларның хокукка каршы эшчәнлегенең барлык эпизодларын билгеләүгә юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары һәм тикшерү гамәлләре үткәрелә», — диделәр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6