Бөгелмәдә кранчы белән кран төшкән
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә кранчы белән кран төшкән

Прокуратура тикшерү башлады.

Бөгелмә механика заводында бәхетсезлек очрагы булган.

Беренчел мәгълүматларга караганда, 2026 елның 18 гыйнварында көндезге эш вакытында кран белән эшләгәндә 63 яшьлек хатын-кыз кабинадан егылып төшә. Хатын-кыз җәрәхәтләр алган.

Һәлакәт урынына Бөгелмә шәһәре прокуроры Ришат Шакиров килгән.
Хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешен тикшерү оештырылган, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы прокуратурасында.