Бөгелмәдә юл-транспорт һәлакәтендә ике бала зыян күргән
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә юл-транспорт һәлакәтендә ике бала зыян күргән

Тикшерүне прокуратура контрольдә тота.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 2025 елның 28 маенда көндез Вахитов урамындагы 9нчы йорт каршында 63 яшьлек хатын-кыз идарә иткән «Форд Фиеста» маркалы автомобиль 7 һәм 10 яшьлек балигъ булмаган җәяүлеләрне бәрдергән. Балалар юлны көйләнмәгән җәяүлеләр кичүеннән чыкканнар.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә балигъ булмаганнар төрле җәрәхәтләр алган.
Хәлне ачыклау өчен Бөгелмә шәһәр прокуроры Ришат Шакиров та барды. Процессуаль тикшерү оештырылган, аның барышын прокуратура контрольдә тота.