Бөгелмәдә ир-ат янгында вафат булган
20 гыйнвар төнендә 64нче номерлы янгын сүндерү частенда Бөгелмәнең Кудряшов урамында торак йорт яну турында хәбәр алына.
Янгын сүндерүчеләр урынга барып җиткәндә, чормадан төтен чыгуын күрәләр. Тышкы ишек ябык була. Утның күрше корылмага таралу куркынычы булмый.
Тәмәке төпчеген сүндермәү сәбәпле килеп чыккан янгында 1961 елгы ир-атның гомере өзелгән, янгынның гомуми мәйданы 5 квадрат метр тәшкил иткән.
— Янгын чыгуның сәбәбе, фаразланганча, тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итүдән гыйбарәт, — дип сөйләде эчке эшләр бүлеге һәм ПР Бөгелмә районы буенча УНД һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең өлкән инспекторы, эчке хезмәт лейтенанты Вероника Әхмәдуллина.
ФОТО: 64нче янгын-коткару часте архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia