Бөгелмәдә ике оешма хезмәтне саклау өлкәсендәге хокук бозулар өчен штраф түләячәк.
Кама транспорт прокуроры предприятие җитәкчеләренә тәкъдимнәр кертте.
Кама транспорт прокуратурасы Бөгелмә шәһәрендә эшләп килүче авиация компаниясендә һәм тимер юл предприятиесендә хезмәтне саклау турындагы закон таләпләренең үтәлешен тикшерде.
Биредә хезмәтне саклау буенча хезмәткәрләрне укыту һәм аларның белемнәрен тикшерү вакытында хокук бозулар булганлыгы, локаль норматив документлар — хезмәтне саклау буенча инструкцияләр һәм индивидуаль яклау чаралары исемлекләре булмавы ачыкланган. Мондый кимчелекләр җитештерү эшчәнлеге процессында хезмәткәрләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырырга мөмкин иде. Дип хәбәр итте Идел буе транспорт прокуратурасы матбугат хезмәте.
Кама транспорт прокуроры предприятие җитәкчеләренә тәкъдимнәр кертте. Прокурор күрсәтелгән өлкәдәге эшчәнлекне норматив таләпләргә туры китерергә таләп итте.
Транспорт прокуратурасы инициативасы буенча вәзгыятькә Дәүләт хезмәт инспекциясе кушылды, ул гаепле кешеләрне РФ КоАП 5.27.1 маддәсенең 1 һәм 3 өлешләре буенча җаваплылыкка тартты. Хокук бозучылар 50 мең сумнан артык штраф түләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia