Бөгелмәдә идарә итү компаниясен штрафка тарттылар
Идарә итү компаниясе билгеләнгән вакыт эчендә йортның түбәсен ремонтларга бурычлы.
Калинин урамындагы 32нче йортта яшәүче нәкъ шулай иткән дә — Татарстанның Торак инспекциясенә шикаять белән мөрәҗәгать иткән. Ведомство белгечләре үткәргән тикшерү күрсәткәнчә: түбәдән гел су агу сәбәпле, торак кызганыч хәлдә.
Инспекторлар һәрбер бүлмәдә диярлек — йокы, аш бүлмәләреннән алып коридорга кадәр — дымлылык эзләрен теркәгәннәр. Түшәмнәр сары таплар белән капланган, обойлар дивардан купкан, ә ванна бүлмәсендә югары дымлылык аркасында буяу куба башлаган. Проблемалар бишенче каттагы подъездда күзәтелә: түшәмдә су эзләре ачык күренә.
Түбәне караганда экспертлар берничә кимчелек тапканнар: вентиляция каналлары, төтен юллары һәм фанов трубалары тоташкан урыннарда түбә ябынмасы кубарылган. Рулонлы материалның ялгау урыннарында зыян килүләр ачыкланган. Кысу планкасы өлешчә кубып чыккан.
«Тан» идарә итү компаниясе директорына карата РФ КоАПның 14.1.3 статьясы 2нче өлеше («Лицензия таләпләрен бозып күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру») буенча административ эш кузгатылган. Компания җитәкчесенә 25 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән. Ачыкланган бозуларны бетерү Дәүләт торак инспекциясе контролендә тора. Идарә итү компаниясе билгеләнгән срокларда түбәне норматив хәлгә китерергә бурычлы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia