Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә янгында олы яшьтәге бер хатынны коткардылар

Ул җиңел авырлыктагы агулану белән үзәк район хастаханәсенә озатыла.

18 гыйнвар кичендә Җәлил урамындагы йортта янгын чыккан. Дүрт катлы йортның дүртенче катындагы ике бүлмәле фатирда диван яна башлый. 86 яшьлек хуҗабикә булган фатирны төтен баса.

64нче янгын сүндерү-коткару хезмәткәрләре өйгә үтеп керәләр һәм сулыш битлеге ярдәмендә әбине фатирыннан чыгаралар, шуннан соң ул җиңел авырлыктагы агулану белән Бөгелмә үзәк район хастаханәсенә озатыла.

Янгынның башлангыч сәбәбе — ут белән саксыз эш итү, — дип хәбәр итте Бөгелмә районы буенча эчке хезмәт подполковнигы Юрий Хребет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса