Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә янгында бер ир-ат зыян күргән

Беренче мәгълүмат буенча, ул эшли торган җылыткыч янында йоклап киткән.

Сергей Тюленин урамында бер катлы бүрәнәдән төзелгән шәхси торак йортның зал бүлмәсендә идән янган. Килеп җиткән янгын сүндерүчеләр 1 кв. метр мәйданда ачык янгынны сүндерәләр һәм 77 яшьлек ир-атны коткаралар. «Уртача дәрәҗәсендәге яну продуктлары белән агулану» дигән диагноз белән аны Бөгелмә үзәк район хастаханәсенә озаталар.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә:
электр җылыткычын төнгә кабызып, күзәтүсез калдырмагыз;

электр җылыткычны җиһазлардан, пәрдәләрдән һәм башка әйберләрдән ераграк урнаштырыгыз;

җылыткычта әйберләр, аяк киемнәре киптермәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса