Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә янгын чыккан

Сишәмбе иртәсендә Калинин урамында янгын чыккан.

64нче янгын сүндерү-коткару часте элемтә пунктына 97нче йортның януы турында хәбәр килә. 07.56 сәгатьтә янгын сүндерүчеләр вакыйга урынында була. Веранда бөтенләй ут эчендә була, өлешчә — йорт түбәсе яна. Шулай ук түбә өлешчә веранда эченә ишелә. Тышкы ишек ачык була. Берәү дә ярдәм сорамый. Утның күрше корылмаларга куркынычы янамый.

Янгын сүндерү бүлекчәләрен күршеләре каршы ала, алар йорт эчендә кешеләр, хайваннар, шулай ук тиз янучан һәм янучан сыеклыклар тутырылган савытлар булмавын аңлаттылар.

— Янгын нәтиҗәсендә 12 квадрат метрлы веранда һәм дүрт квадрат метрлы йорт түбәсе янган. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк, — дип хәбәр итте Бөгелмә районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге тикшерүчесе, эчке хезмәт лейтенанты К. Набережнова.

ФОТО: 64нче янгын сүндерү-коткару часте архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса