Бөгелмәдә фатирда янгын чыккан
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә фатирда янгын чыккан

Янгынның сәбәбе ачыклана.

26 июньдә 64нче янгын сүндерү-коткару элемтә пунктына Насыйров урамы 1а күпфатирлы йорт фатыр януы турында хәбәр килә.

Янгын сүндерүчеләр килү вакытына мондый хәлне күзәтәләр: фатырда төтен һәм янгын була.

— Янгын нәтиҗәсендә фатыр һәм йорт мөлкәте зыян күргән, Һәлак булучылар юк. Янгынның сәбәбе ачыклана — дип хәбәр итте Бөгелмә муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге начальнигы эчке хезмәт подполковнигы Юрий Хребет.

ФОТО: 64 нче Янгын сүндерү-коткару часте архивы.