Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә фатир янган

Һәлакәт нәтиҗәсендә һәлак булучылар юк.

27 июньдә, 14.56 сәгатьтә, 64нче янгын сүндерү коткару часте элемтә бүлегенә «01» телефоны буенча Лазо урамындагы 7нче йорттагы фатирда янгын чыгуы турында хәбәр килә. Бишенче катта подъездда төтен чыгу турында мәгълүмат була.
Коткаручылар килгәндә бишенче каттагы фатирның ачык тәрәзәсеннән төтен чыгуы күзәтелә. Торак йортның подъездында дүртенче кат мәйданчыгында аз гына төтен була.

Янгын сүндерү бүлекчәсе хезмәткәрләрен күршеләре каршы ала, алар фатирда беркем дә юк, дип аңлаталар. Фатирның тышкы ишеге ачык була. 

— Һәлакәт нәтиҗәсендә һәлак булучылар юк.

Янгынның башлангыч сәбәбе — көнкүреш электр приборларын эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, — дип хәбәр итте Бөгелмә муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге өлкән инспекторы, эчке хезмәтнең кече лейтенанты Вероника Әхмәдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса