Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә декрет ялындагы хатын мошенниклар корбаны булган

Мошенникларга ышанып, ярты миллионга якын акчасын югалткан

Быелның февраленнән мартына кадәр билгесез затлар инвестицияләрдән ке-рем алу сылтавы белән аның 490 мең сум акчасын караклык юлы белән үзләштергәннәр.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча тикшерү бүлеге тикшерүчесе «Зур күләмдә кылынган мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатты. Тикшерү барышында ачыкланганча, хатын-кыз өстәмә керем чы-ганаклары эзләгән һәм интернетта таблицалар тутыру белән бәйле эш турында белдерүгә юлыккан. Сылтама буенча үтеп, ул мессенджерда билгесез затлар белән аралаша башлаган.

Җинаятьчеләр, легаль табыш күренеше тудырып, аны онлайн-платформага ак-ча салырга күндергәннәр. Алар хатын-кызны төрле банк хисапларына акча күчерергә мәҗбүр иткәннәр, моның өчен «дивидендлар» рәвешендә кечкенә түләүләр ясап, ышаныч яулаганнар. Бу керем иллюзиясе тудырган һәм хатын-кызны кредит карталарын кулланып зур күләмдәге күчерүләр ясарга этәргән.

Платформага керә алмагач кына, ул мошенниклар кармагына эләгүен аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы гражданнарга киңәш итә: инвестиция сыл-тавы белән таныш булмаган кешеләргә акча бирмәгез; шикле сылтамалардан һәм кушымталардан качыгыз; финанс сервислары турындагы мәгълүматны рәсми чыганаклар аша тикшерегез; шик туса, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса