Бөгелмә яңалыклары

"Бөгелмә авазы" газетасы - Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә биш кеше машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде

Җәмәгать хөкемдарлары үткәргән биш ачык утырышта исерек хәлдә машина йөртүчеләргә карата чыгарылган карарлар әлегә законлы көченә кермәде.

Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиясе хәбәр итүенчә,24—30 июньгә кадәр вакыт эчендә җәмәгать хөкемдарлары биш ачык суд утырышы үткәргәннәр. Анда И. Бельскийны, Н. Цыбовичны, А. Сидоровны, В. Воронинны һәм и А. Павловны, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартканнар.

Мондый тикшерү алар гамәлендә җинаять җаваплылыгы тотарлык каршылыклар, транспорт йөртүче вазыйфаи затның медицина тикшерүе узу турындагы таләбенә каршы килмәгән һәм башка аерым шартлар үтәлгән очракларда уздырыла. Хокук бозучыларның һәркайсы, гамәлләренә күрә, 1 ел да 6 айга һәм 1 ел да 7 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү, 45 мең сум күләмендә штраф түләү рәвешендә җәзага тартылганнар. 

Карар әлегә үз законлы көченә кермәгән.

Материаллар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча муниципаль 
комиссия тарафыннан тәкъдим ителә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса