Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә хокук сакчылары интернет-җинаятьченең эшчәнлегенә чик куйды

Бөгелмә полициясе хезмәткәрләре ышанычлы бөгелмәленең акчасын урлаган 21 яшьлек Башкортостан кешесен тоткарлаган.

Яшь егет юлдашлар эзләү сайтында ялган гариза төзегән. Аннары фишинг сайтына сылтама булдырган, аның ярдәмендә банк карталарыннан акча күчерергә мөмкин була. Аның хәйләсенә Бөгелмәдә яшәүче Чаллы — Бөгелмә сәфәрен броньларга маташкан хатын эләгә. Ялган машина йөртүче аңа алдан түләү өчен 30 сум күләмендә сылтама җибәргән. Бернәрсәдән дә шикләнмәгән бөгелмәле үз картасы мәгълүматларын керткән, шуннан соң аның счетыннан бөтен тупланмалары юкка чыккан.

Полиция хезмәткәрләре җинаятьченең кайда булуын оператив рәвештә ачыклаган. Башкортстанга хезмәт командировкасына чыгып, шикләнелүчене бүлеккә тотып китерәләр.

Сорау алу барышында егет үз гаебен таныган һәм китерелгән зыянны каплаган. Аңа карата читкә китмәү һәм тиешле тәртип саклау рәвешендә сак чарасы сайланган. Элегрәк яшь кешенең җинаять җаваплылыгына тартылуы ачыкланган.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы халыкка Интернет-ресурслардан файдаланганда сак булырга һәм үзләренең шәхси һәм банк карталары мәгълүматларын билгесез затларга бирмәскә кирәклеген искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса