Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә укытучысы зур мошенниклыкта шикләнелә

Педагог танышларын берничә миллион сумга алдаган.

Бөгелмәдә полиция хезмәткәрләре җирле мәктәпләрнең берсендә укытучы булып эшләүче ханымны тоткарлаган — ул эре мошенниклыкта шикләнелә.

Педагогның мошенниклык гамәлләре турында биш гариза кергән. Тикшерү ачыклаганча, педагог танышларыннан үзләренә кредитлар рәсмиләштерергә һәм аңа акча бирүләрен сораган. Укытучы кредитлар алу өчен төрле сылтаулар табып торган, мәсәлән, бала өчен фатир сатып алу яки яңа автомобиль сатып алу. Кредитларның суммасы 450 меңнән алып 750 мең сумга кадәр тәшкил иткән.

Бөгелмәле акчаны кайтарырга вәгъдә иткән, әмма вәгъдәсен үтәмәгән. Ул үз ихтыяҗларына 2,5 млн сум күләмендә кредит акчаларын сарыф иткән. 
«Хатын-кызга карата РФ Җинаять Кодексының 159нчы маддәсе «Мошенниклык» буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта ул читкә китмәү һәм үз-үзен дөрес тоту шартларын үтәү турында подписка астында», — дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса