Бөгелмә районында шәхси сарайда янгын чыккан
Янгын көрәшчеләренең оператив гамәлләре нәтиҗәсендә янгын вакытында сүндерелде.
Бөгелмә районы Кодаш авылының Совет урамында урнашкан бер катлы кирпеч сарайда янгын чыккан.
Янгын сүндерү хезмәткәрләре килү вакытына бинаның түбәсендә ачык яну һәм куе төтен чыгу күзәтелгән. Утның күрше корылмаларга таралу куркынычы булмаган. Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.
Янгынның беренчел сәбәбе — электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу.
Янгын факты буенча материаллар күзәтчелек эшчәнлеге һәм Бөгелмә муниципаль районы буенча профилактик эш бүлегенә җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia