Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә районында шәхси йорт тулысынча янган

Янгынның башлангыч сәбәбе-электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу.

18 июньдә 18 сәгать 53 минутта 64нче янгын сүндерү коткару часте элемтә пунктына Кызыл-Чишма авылында янгын чыгуы турында хәбәр килде. Октябрь урамында йорт яна башлады. 

Коткаручылар килгәндә янгын урынында бөтен мәйдан буенча ачык яну күзәтелә, түбә өлешчә ишелә. Тышкы ишек ачык иде, беркем дә ярдәм сорамады. Янгынның күрше гаражга таралу куркынычы бар иде.

Вакыйга нәтиҗәсендә йорт тулысынча янып бетә.

—Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгынның башлангыч сәбәбе — электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу, — дип хәбәр итте Бөгелмә муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге начальнигы эчке хезмәт подполковнигы Юрий Хребет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса