Бөгелмә районында кыргый киндер үскән ике плантация юк ителде
Татарстанда «Мак» оператив-профилактика операциясе дәвам итә.
Аның максаты-наркотиклы кыргый үсемлекләрнең үсү учакларын ачыклау һәм юк итү, шулай ук аларның законсыз әйләнешен кисәтү.
Профилактика чарасы барышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге хезмәткәрләре Ключи авылы һәм Подлесный бистәсе янында кыргый киндер үскән ике урынны (һәрберсе якынча 20шәр квадрат метр) ачыклады. Бу үсемлекләр тамыры белән йолкып алынды һәм яндырылды. Барлыгы наркотиклы үсемлекләрнең 200дән артык тамыры юк ителгән.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: наркотиклы үсемлекләрне законсыз үстергән яисә аларның кыргый хәлдә үскән урыннарын юк итмәгән өчен РФ законнары нигезендә җаваплылык каралган.
Әгәр сезгә мондый үсемлекләр үскән урыннар яисә аларны законсыз үстерү фактлары турында билгеле булса — бу хакта иң якын полиция бүлегенә яисә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефонына хәбәр итегез: (843) 291-20-02.
ФОТО: Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia