Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә районында йорт янгыннан тулысынча юк ителгән

Янгынның башлангыч сәбәбе-электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

24 июньдә 20 сәгать 59 минутта 64нче янгын сүндерү коткару часте элемтә пунктына «Глонасс-112» ашыгыч реакция системасы аша Карабаш бистәсендә янгын турында хәбәр килә. Анда Матросов урамындагы шәхси йортның януы турында мәгълүмат була.

Янгын сүндерүчеләр килгән вакытка янгын урынында бөтен мәйдан буенча ачык яну күзәтелә, түбә өлешчә йорт эченә ишеләгән.

Янгын сүндерү бүлекчәләрен күршеләре каршы алды, алар йорт эчендә кеше булырга мөмкин, дип аңлаттылар. Ярдәм турында беркем дә сорамады. Янгынның күрше корылмаларда таралуы куркынычы булган — 2 метр ераклыктагы сарай.

— Янгын нәтиҗәсендә 100 квадрат метр мәйданлы йорт тулысынча янып беткән. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгын чыгуның беренчел сәбәбе — электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, — дип хәбәр итте Бөгелмә муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлегенең өлкән инспекторы, эчке хезмәтнең кече лейтенанты Вероника Әхмәдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса