Бөгелмә районында йорт янган.
64нче янгын сүндерү-коткару элемтә пунктына Кызыл Чишмә авылында корылма януы турында хәбәр килә.
Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәч, торак йортның чормасы януын күрәләр. Аларны күрше хатын каршы ала, ул бина эчендә беркем дә юк, дип аңлата.
— Янгынның күрше корылмаларга таралу куркынычы юк иде. Беркем дә ярдәм сорамады, — дип сөйләде Бөгелмә районы буенча Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе эчке хезмәт подполковнигы Юрий Хребет.
Янгынның башлангыч сәбәбе: электр җиһазларын монтажлау һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа