Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә районында йорт янган

19 апрельдә 22 сәгать 03 минутта 64 нче янгын сүндерү пунктына Ключевка авылында янгын чыгуы турында хәбәр килде.

Коткаручылар килүгә йортны эчтән тулысынча ялкын каплаган, түбәсе өлешчә бина эченә ишелгән. Шаһитлар бина эчендә кешеләр юк, дип хәбәр иттеләр. Ярдәм турында беркем дә сорамады, якындагы корылмаларга ут таралу куркынычы юк иде.

— Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк. Янгынның башлангыч сәбәбе-электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу, — дип хәбәр итте Бөгелмә муниципаль районы буенча Эчке эшләр бүлеге һәм профилактика эшләре өлкән инспекторы В.С. Әхмәдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса