Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә районында янгында бер хатын-кыз һәлак булган

Янгын Спасс авылында чыккан.

Янгын турында мәгълүматны 64нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре 9 апрельдә, 17.38 сәгатьтә алган. «Глонасс+112» системасы буенча шаһит Совет урамындагы йортта янгын чыгу турында хәбәр иткән.

Коткаручылар вакыйга урынына килгәч, тәрәзә уемнары аша йортның эчке бүлмәләрендә кара куе төтен белән яну күзәтелгән. Пыяла термик тәэсирдән ватылган. Шулай ук йортның эчке күләменә каплау өлешчә җимерелә. Янгынның күрше корылмага таралу куркынычы булмый.

Төзелеш конструкцияләрен тикшерү барышында хатын-кызның гәүдәсе табылган, дип хәбәр итте Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча УНД һәм ПР Баш идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлегенең өлкән инспекторы, эчке хезмәтнең кече лейтенанты В .С. Әхмәдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса