Бөгелмә районында янгын чыккан
Сарай тулысынча янып беткән.
14 июньдә 22 сәгать 31 минутта 64нче янгын сүндерү коткару часте элемтә пунктына «Глонасс-112» ашыгыч реакция системасы аша Татар Димескәе авылында янгын турында хәбәр килә. Анда сарай яну турында мәгълүмат була.
Янгын сүндерүчеләр килгән вакытка янгын урынында сарайның бөтен мәйданы буйлап ачык януы күзәтелгән.
Коткаручылар килгәндә янгын урынында бөтен мәйдан буенча ачык яну күзәтелә, түбә өлешчә ишелә. Ярдәм сораучы булмый.
Вакыйга нәтиҗәсендә сарай тулысынча янып беткән.
—Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгынның башлангыч сәбәбе — электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу — дип сөйләде эчке хезмәт подполковнигы Юрий Хребет.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа