Бөгелмә районында янгын булган
2026 елның 28 апрелендә коткаручыларга Салаяз авылының Урман урамында сарай януы турында хәбәр килә.
Янгын урынында вәзгыять түбәндәгечә була: сарайның барлык мәйданында һәм йорт түбәсендә ачык ут күзәтелә. Керү ишекләре ачык була, ярдәм сораучы булмый. Янгын сүндерү бүлекчәләрен күршеләре каршы ала, алар бина һәм йорт эчендә беркем дә юклыгын аңлата. Утның йортның зуррак мәйданына таралу куркынычы туа.

— Янгын нәтиҗәсендә: агач сарай тулысынча янып бетә һәм торак йортның түбәсе өлешчә зыян күрә. Янгынның гомуми мәйданы 67 квадрат метр тәшкил итә. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк, — дип хәбәр итте Бөгелмә муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика бүлеге дознавателе, эчке хезмәт лейтенанты Карина Набережнова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia