Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә прокуратурасы законсыз ремонт өчен штрафка тартты

Фирма директоры, контроль органнар белән килештермичә, театр түбәсендә брусчатканы алыштырган өчен 22 мең сум түләячәк.

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы «Жил Сервис» ҖЧҖнең драма театрын ремонтлаганда мәдәни мирас объектларын саклау турындагы закон таләпләрен үтәвен тикшерде.

Күзәтчелек чаралары күрсәткәнчә, 2025 елның 17 июлендә фирма контроль органы белән килештермичә театр түбәсендәге брусчатканы алмаштырган. Йомгаклау-рөхсәт документларын карауга һәм вәкаләтле органга килештерүгә гаризалар кермәгән. Әлеге объектта эшләр гамәлдәге законнарның мәҗбүри таләпләрен үтәмичә башкарылган. Башкаручының шулай ук мәдәни һәйкәлләр белән эшләүгә махсус лицензиясе юк, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча оешма директорына карата прокуратура РФ КоАП 7.13нче маддәсенең 1нче өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгатты (мәдәни мирас объектларын саклау турындагы закон таләпләрен бозу).

Хокук бозучыны гаепле дип тапканнар һәм аңа 22 мең сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса