Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә полициясенә «Дәүләт хезмәте» порталын кулланучыларның шәхси кабинетларын вату турында өч мөрәҗәгать килгән.

Җинаятьчеләр гражданнарның шәхси мәгълүматларын алдау юл белән үзләштерә алган.

Бөгелмәдә яшәүче 49 яшьлек хатынга кәрәзле компания хезмәткәре дип ят кешедән телефон шалтыравы килгән. Җинаятьче аны Элемтә хезмәтләреннән файдалану килешүен озайту өчен смс-хәбәрдә алынган кодны әйтеп бирергә күндерә.

Икенче зыян күрүче-70 яшьлек пенсионер — үзен куркынычсызлык хезмәте белгече дип таныткан заттан шалтырату белән ялгыш фикергә кертелгән. Ул мошенникка үз аккаунты мәгълүматларын раслау өчен смс-код хәбәр иткән.

Тагын бер очрак 65 яшьлек ир-ат белән булган. Аферистлар аңа танылган маркетплейстан посылка алу сылтавы белән шалтыратканнар һәм телефонга җибәрелгән тикшерү кодын әйтергә таләп иткәннәр.

Әлеге фактлар буенча РФ Җинаять кодексының 272 маддәсенең 2 өлеше буенча "Закон тарафыннан саклана торган компьютер мәгълүматына хокуксыз керү«буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Полиция кисәтә: «Дәүләт хезмәте» порталы хезмәткәрләре сездән беркайчан да нинди дә булса кодлар яки парольләр хәбәр итүегезне сорамаячак. Уяу булыгыз, мошенникларның хәйләләренә бирешмәгез, кодларны һәм парольләрне өченче затларга хәбәр итмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса