Бөгелмә полиция хезмәткәрләре республикага наркотиклар керү каналын япканнар
450 граммнан артык тыелган матдә алынган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча Эчке эшләр бүлегенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге хезмәткәрләре оператив мәгълүмат эшкәртү нәтиҗәсендә наркотикларның зур партиясен сатуда шикләнелгән ике яшь кешене тоткарлаган.
Свердловск өлкәсендә яшәүче 23 яшьлек кеше идарә иткән «Опель Астра» автомобилен полиция хезмәткәрләре «Бөгелмә-Азнакай» автоюлында туктаткан. Чит ил машинасын тикшерү барышында оперативниклар өч кәрәзле телефон тапкан, шуларның берсе яшь кешеләр тарафыннан җинаять эшчәнлегендә кулланылган.
Машина йөртүче һәм аның 21 яшьлек пассажиры полиция бүлегенә китерелгән. Шикләнелүчеләрдән сорау алу барышында аларның Татарстан Республикасына наркотик матдәләр сату өчен Бөгелмә шәһәре һәм күрше районнар территориясендә яшерен урыннар оештыру юлы белән килүләре ачыкланган.
Алга таба оператив-эзләү чаралары барышында наркоконтроль хезмәткәрләре, экспертлар бәяләве буенча, гомуми массасы 466 грамм булган мефедрон наркотик чарасы булган төргәкләрне тартып алган.
Тоткарланучыларга карата Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча тикшерү бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексының 30нчы маддәсенең 3нче өлеше, 228.1нче маддәсенең 4нче өлеше каралган «Наркотикларны законсыз рәвештә зур күләмдә сатуга омтылу» билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Тоткарланганнарга егерме елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза яный.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia