Бөгелмә полицейскийлары автомобиль урлау очрагын ачтылар
Тоткарланучыга биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенә җирле яшәүчедән аңа тиешле «Лада 212140» автомобиле югалуы турында хәбәр килгән.
Иркен авылында яшәүче ир-ат транспорт чарасын өй янында калдырган, әмма кабызу йозагында ачкычларын оныткан.
Оператив-эзләү чаралары барышында полицейскийлар шикләнелүче шәхесенең кем икәнен һәм булган хәлнең нечкәлекләрен ачыкладылар.
Урлаучының Лениногорск шәһәреннән Яр Чаллыга попутка машиналарда кайтып барганы ачыклана. Транспорт алмаштыруның берсе Иркен авылында була. Йортларның берсе янында ул бикләнмәгән автомобиль күреп ала. Салонга утыра, машинаны кабыза һәм юлын дәвам итә.
Яр Чаллыга барып җиткәч, җинаятьче автомобильне автосервисларның берсе янындагы машина кую урынында калдыра.
Тоткарланганнан соң ул үз гаебен тулысынча таный.
Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 166нчы маддәсе («Талау максатыннан башка автомобильгә законсыз ия булу») буенча җинаять эше кузгатылган. Тоткарланучыга биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia