Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә пенсионеры фатирын саткан һәм акчасын мошенникларга биргән

Полициягә 69 яшьлек җирле хатын-кыз үзенә карата кылынган мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Мөрәҗәгать итүче аңлатканча, аның белән телефон аша үзен полиция хезмәткәре дип таныштырган кеше элемтәгә кергән. Ул хәбәр иткәнчә, зыян күрүче исеменнән җинаятьчеләр аның күчемсез милек залогын кредитка алу өчен гариза биргәннәр. Рәсмиләштерүне булдырмау өчен бергәләп эш итәргә кирәк, ләкин моның өчен кәрәзле телефон сатып алырга һәм «Центробанк» вәкиленнән шалтыратуны көтәргә кирәк. Икенче көнне хатын-кызга янәсе банк хезмәткәре шалтыраткан һәм булган барлык купюраларның номерларын карарга сораган. Аннары ышанучан бөгелмәле акчаларының бөтен номерларын һәм күпме акча булганын хәбәр итә. Ир-ат әлеге акчалар декларацияләнмәгән һәм аларны алга таба декларацияләү өчен банк вәкиленә тапшырырга кирәк, ди. Чит ир-атка 360 мең сум акча биргәннән соң, пенсионер хатын алдагы күрсәтмәләрне көтә башлый.

Алга таба зыян күрүчегә шалтыраталар һәм аның фатиры «кара сайтта» сатуга куелганын, һәм ул үз торагын югалтырга мөмкинлеге турында, хәбәр итәләр. Шулай ук шәһәр кешесенә күчемсез милекне сату юлы белән кадастр паспортын алыштырырга кирәк дип ышандырганнар. Нәтиҗәдә хатын-кызны сатып алучылар белән фатир сатып алу-сату килешүен имзаларга күндерәләр. Соңгылары белән шулай ук мошенниклар аралашкан.

Бөгелмәле сатып алучылардан 1 миллион 250 мең сум акча алган. Соңыннан мошенниклар аңа такси чакырталар һәм акчаларны Уфадан килгән инкассаторга тапшырырга кирәклеген аңлаталар. Хатын-кызны адрес буенча алып килгәч, аны бер егет каршы ала һәм код сүзен әйтә. Пенсионер хатын аңа акча салынган янчыгын бирә. Өенә кайткач, хатын-кыз акчасын кайтаруларын көтә. 20 көннән соң сатып алучылар килә һәм фатирны бушатуны сорыйлар. Хатын үзен алдаганнарын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Зыян күрүчегә 1 миллион 610 мең сум зыян китерелгән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча тикшерү бүлеге тарафыннан акча урлау факты буенча «Аеруча зур күләмдә мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса