Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә пенсионерлары телефон мошенникларына 1,5 миллион сум акча биргән

Зыян күрүчеләрнең берсенә 93 яшь.

Җинаятьчеләр социаль инженерия методларын һәм психологик басымны кул-ланып, эшкәртелгән схема буенча эш иткән.

Беренче зыян күрүчегә, 93 яшьлек җирле кешегә, янәсе элемтә идарәсеннән шалтыратканнар. Җинаятьче ир-атны «өй телефоны номерын алыштыру» өчен паспорт мәгълүматларын бирергә күндергән. Шуннан соң аның белән ФСБ һәм хәрби тикшерү комитетының ялган хезмәткәрләре элемтәгә керә, алар мошен-никлардан саклану сылтавы белән пенсионерны курьер-таксист аша акчаларның килеп чыгышын тикшерү өчен ТР Казначылыгына тупланган 650 000 сумны тапшырырга күндерәләр. Инструкция буенча, акчаны алдан мен-дәргә, ә аннары пакетка салып курьер-таксистка тапшырган, ир-ат аны Казанда тикшергәннән соң кире кайтарырга тиеш булган.

78 яшьлек бөгелмәле янәсе поликлиникадан шалтыратудан башланган хәйләгә эләккән. Хатын-кызга анализлар тапшырырга кирәклеге турында хәбәр иткәннәр һәм паспорт мәгълүматларын сораганнар. Аннары эшкә ялган тик-шерүчеләр керешкән, алар фатир югалту һәм закон белән проблемалар белән куркытып, аны ире белән курьер аша 843 500 сум бирергә күндерделәр. Акча-ны ул, шалтыратучылар таләп иткәнчә, пылесоска тутырган, ә машина йөртүчегә пылесосны оныгына Казанга илтергә кирәк, дип хәбәр иткән.

Оператив-эзләү чаралары барышында хокук саклау органнары хезмәткәрләре, аларның үз күрсәтмәләре буенча, төрле әйберләрне китерү буенча стандарт заказларны үтәгән курьерларны тоткарлаган. Тоткарланучылар гадәти эш про-цессы кысаларында эш итүләрен һәм заказларның криминаль характерда бу-луы турында шикләнмәүләрен расладылар. Аларның сүзләренә караганда, алар тапшырыла торган пакетларның эчтәлегенә керү мөмкинлеге һәм аларда акча булу турында хәбәрдар булмаган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча тикшерү бүлеге тикшерүчесе тарафыннан мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре куз-гатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса