Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә кафеларының берсендә легаль булмаган спиртлы эчемлек тапканнар

Тикшерүчеләр кирәкле документларсыз дистәләгән шешә спиртлы эчемлек булуын ачыклаганнар.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы Бөгелмә шәһәре полициясенең икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлегеннән тикшерү материаллары алды. Шәхси эшмәкәр «В» кафесында спиртлы эчемлек продукциясен законсыз сатканлыгы ачыкланган.

Тикшерү барышында алкоголь җитештерүнең һәм әйләнешенең законлы булуын раслый торган кирәкле документларның: товар-транспорт накладнойларының, туры килү сертификатларының һәм ваклап сатуга лицензияләрнең булмавы ачыкланды.

Барлыгы 26 шешә легаль булмаган спиртлы эчемлек продукциясе табылган.

Сатучыга юридик зат статусыннан башка алкоголь саткан, этанол һәм алкоголь продукциясе җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә исәпкә алуны бозган, тиешле документлардан башка алкоголь саткан өчен административ санкцияләр яный.
Инспекция хезмәткәрләре тәкъдим ителгән материалларны өстәмә тикшерү уздыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса