Бөгелмә идарәче компаниясе директорына подвал ишеге ачык булган өчен штраф салганнар
Җитәкче шулай ук башка хокук бозган.
Халыкның куркынычсызлыгы өчен подваллар ябылырга тиеш. ТР Дәүләт торак инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Бөгелмәдә чит кешеләр өчен буш подвал тапканнар. Җәлил урамындагы 24нче йортта подвалның тышкы ишегендә йозак юк. Моннан тыш, канализация системасы уза, һәм аның эчтәлеге идәнгә ага. Ис тотрыклы, чөнки үтәли җилләтү юк. Подвал көнкүреш чүп-чарлары белщн тулган.
Барлык хокук бозуларга «Луч» ИК ҖЧҖ директоры юл куйган, дип сөйләделәр республиканың Дәүләт торак инспекциясендә. Вазыйфаи затны административ хокук бозуда гаепле дип таптылар һәм 50 мең сум штраф салдылар.
ФОТО: ТР Дәүләт торак инспекциясе матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа