Бөгелмә эшкуарны документларсыз һәм лицензиясез алкоголь әйләнеше өчен штрафка тартканнар
Эшкуарына кибеттәге канунсыз спиртлы эчемлекләр өчен 10 000 сум штраф салынды.
Бөгелмә җәмәгать суды индивидуаль эшкуарны этил спирты, алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә дәүләт исәбен алу кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартты.
Суд утырышы барышында ачыкланганча, хокук бозучының хуҗалык итү урынында 17 төрле атамадагы 29 шешә (17,43 литр) алкоголь продукциясе әйләнеше ачыкланган.
Тикшерү вакытында җитештерүнең һәм әйләнешнең легальлеген раслаучы документларның (товар-транспорт накладнойлары, ярашлылык сертификатлары яки декларацияләр турындагы мәгълүматлар) булмавы ачыкланган, сату лицензиясез алып барылган.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе үткәргән планнан тыш документаль тикшерү барышында әлеге алкоголь продукциясен эшкуарның җирле кибетләрдән сатып алуы ачыкланган.
Ир-ат алкогольне аның рөхсәтеннән башка сатканнар дип аңлаткан. Продукция ул булмаганда сатуга куелган һәм хезмәткәр тарафыннан башка кибетләрдән сатып алынган булган.
Җәза билгеләгәндә, җәмәгать судьясы кылынган административ хокук бозуның характерын, гаепләнүченең шәхесен исәпкә алды һәм дәүләт файдасына 10 000 сум күләмендә штраф билгеләде, шулай ук административ хокук бозу предметы булган продукцияне конфискацияләргә карар итте.
Карар законлы үз көченә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia