Бөгелмә электр насос заводында эшчеләргә МРОТтан азрак түләгәннәр
Шәһәр прокуратурасы «Бөгелмә электр насос заводы» ААҖ эшчәнлегендә хезмәт законнарының үтәлешен тикшерде.
Тикшерү барышында оешма хезмәткәрләренә 2026 елның гыйнвары өчен хезмәт хакы Татарстан Республикасында билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк түләнгәнлеге ачыкланды. Ул вакытта МРОТ 28 160 сум тәшкил иткән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча шәһәр прокуратурасы предприятиенең вазыйфаи затына карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.27нче маддәсенең 6нчы өлеше буенча административ эш кузгаткан («Хезмәт законнарында каралган күләмнән азрак күләмдә хезмәт хакы билгеләү»).
Эшне карау нәтиҗәләре буенча гаепле кешегә 10 мең сум күләмендә административ штраф билгеләнгән.
Хезмәткәрләрнең хокуклары торгызылды, аларга закон нигезендә хезмәт хакы түләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia