Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәле Әлмәттә ялган акчаны әйләнешкә керткән

Ул 2 ел 9 айга кырыс режимлы колониягә хөкем ителгән.

Әлмәт суды нефть шәһәрендә ялган акчаны әйләнешкә керткән Бөгелмәгә карата җинаять эшен карады. Бу хакта суд матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ир егет  РФ Үзәк банкының 5 000 сумлык ялган ике банк билетын сатып алган. 2020 елның декабрендә Әлмәт шәһәре кибетләренең берсендә ул 700 сумга  бер тартма печенье сатып ала, ялган акча түли һәм  сатучы аңа 4300 сум күләмендә сдача бирә.

Шул ук чорда хөкем ителүче 1 400 сумга кышкы аяк киемен - угги сатып ала, икенче ялган банкнота белән түли, һәм янә аның кулына 3 600 сум күләмендә кайтарылып бирелә торган акча керә.   

Ир үз гаебен тулысынча таный. Ул элек тә хөкемгә тартылган була.  Хокук бозучыга каты режимлы төзәтү колониясендә 2 ел 9 айга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгәннәр. Хөкем карары законлы көченә кермәде һәм аңа карата шикаять бирелергә мөмкин.

Чыганак: Альметьевск ТВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса