Бөгелмәле күрше йорттагы янгынны сүндерә һәм йокылы хуҗаларын тәрәзә аша чыгара
Аның ярдәмендә күршеләре – 43 һәм 63 яшьлек ир-ат һәм хатын-кыз исән кала.
Гражданка Ермолаевадан 64нче янгын сүндерү элемтә пунктына Куйбышев урамындагы 48нче шәхси торак йортта янгын турында хәбәр килә.
Ут чыгу объекты бер катлы, бүрәнәдән салынган йорт була. Бу хакта Бөгелмә муниципаль районы буенча ОНД башлыгы урынбасары Ю.Н. Хребет сөйләде.
Янгын сүндерүчеләр килгән вакытта ачык яну күзәтелми, торак йорт эчендә аз гына төтенләнү күзәтелә. Аларны 46нчы йортта яшәүче күршеләре каршы ала: ул әлеге йортның зал бүлмәсеннән тәрәзә аша чыгарып, ике кешене: 1977 елгы А. А. Васильев һәм 1957 елгы М. С. Сәйфурованы коткарганын әйтә. Кул астындагы чаралар ярдәмендә янгын сүндерелә.
Янгын нәтиҗәсендә, зур зыян килми. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа