Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә полиция хезмәткәрләре хастаханә пациентының зәркән бизәнү әйберен урлау очрагын ачкан

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге хезмәткәрләре дәвалау учреждениесе стационарында дәваланган вакытта алтын бизәнү әйберен урлаган җирле кешене тоткарлаган.

Полиция бүлегенең кизү частена 36 яшьлек ир-ат гариза белән мөрәҗәгать иткән, ул стационарда дәвалау курсы узганлыгын аңлаткан. Тәреле алтын чылбыр аның муенында булган. Палатада аннан башка беркем дә булмаган. Бу хәлдән файдаланып, җинаятьче бикләнмәгән бүлмәгә кергән һәм зәркән бизәнү әйберен урлаган, пациентка 10 мең сум күләмендә зыян китергән.

Хокук сакчылары, хокук бозуда шикләнеп, элек хөкем ителгән 34 яшьлек бөгелмәлене тоткарлаган. Бу вакытта ул да дәвалау оешмасының пациенты булган. Аның сүзләренә караганда, чылбырны ул караватта йоклап ятучы яшь ир-ат янында күреп алган.

Фигурантка карата кисәтү чарасы сайланган – шәһәрдән чыгып китмәү һәм үз-үзен тиешенчә тоту турында подписка алынган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса