Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмәдә пенсионер ханым телефон аша таныш булмаган кешеләрдән килгән бөтен мәгълүматны тикшергән һәм акчасын саклап калган

Билгесез кешеләрнең берничә көн дәвамында алдау юлы белән акчасын алырга тырышканнар.

Бөгелмәдә пенсионер ханым телефон аша таныш булмаган кешеләрдән килгән бөтен мәгълүматны тикшергән һәм акчасын саклап калган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенә җирле 83 яшьлек ханым мөрәҗәгать иткән, билгесез кешеләрнең берничә көн дәвамында алдау юлы белән акчасын алырга тырышканнарын аңлаткан.

Полицейский ханым хәбәр иткәнчә, аңа, янәсе, банк хезмәткәрләре шалтыраткан, алар хатын-кызны аның кертеменнән акча күчерү бара, дип ышандырган. Ул аларга ышанмавын әйтә һәм сөйләшүне туктата.

16 февральдә аңа янә банкның ялган хезмәткәрләре шалтырата һәм аңардан акча урларга теләгән мошенникны тоткарлауда ярдәм итүен сорый. Моның өчен алар инструкция үткәрә һәм әбине акчасын саклап калырга үгетлиләр. Пенсионер ризалаша, тик башта туганына шылтырата. Алар бергәләп банкка баралар һәм анда акчага бернинди куркыныч янамавын ачыклыйлар. Шуннан соң ул полициягә мөрәҗәгать итә.

Полиция хезмәткәрләре гражданнарның исенә төшерә: билгесез кешеләр шылтыратса, ышанмагыз. Шундук сөйләшүдән туктатырга, банкка шылтыратырга һәм мәгьлүматны тикшерергә кирәк.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса