Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә укучысы әнисе исеменә йөз мең сумга якын кредит рәсмиләштергән

17 яшьлек кыз әти-әнисенең банк картасын ала һәм аның аша берничә операция үткәрә.

Мәктәп укучысы җинаятьчегә әнисенең телефонына килгән карта һәм парольләр реквизитларын бирә һәм аңа 90 мең сумлык кредит рәсмиләштерә.

Шулай итеп, полициягә мошенниклык турында гариза белән 17 яшьлек Бөгелмәдә яшәүче кыз мөрәҗәгать итә. Полиция хезмәткәрләренә ул әнисе үтенече буенча интернетта 6 000 сумга диван сату турында белдерү урнаштыруын әйтә. Аның белдерүе буенча билгесез кеше шылтырата, товар өчен түләргә әзер булуын хәбәр итә һәм кызга акча алу өчен банкоматка барырга куша. Анда җинаятьченең телефоннан әйтеп торуы буенча укучы төрле операцияләр ясый, шуннан соң ир-ат, акча күчерелми, дип хәбәр итә һәм аның гаилә әгъзаларының банк картасын сорый. Кыз өйдән әнисенең картасын һәм телефонын ала, чөнки үзенекенең батареясе утырган була, һәм янә банкоматка китә. Җинаятьче гел элемтәдә була. Ул акча күчерү өчен  ниләр эшләргә кирәклеген әйтеп торуын дәвам итә. Бөгелмәле балигъ булмаган кыз әнисе телефонына килгән парольләрне хәбәр итә, шуннан соң банкоматтан акча ала һәм аферистлар хәбәр иткән абонент номерына күчерә.

Өйдә кыз бөтен хәбәрләрне ача һәм, онлайн-банкка керү мөмкинлеге алгач, аферистның аның әнисенә 90 мең сумлык кредит рәсмиләштерүен ачыклый. Шуннан соң, аның үтенече буенча, кыз әлеге акчаларны банк картасыннан алган һәм абонент номерына күчергән.

Әлеге факт буенча РФ Җинаятьләр турындагы кодексның 159нчы маддәсе, 1нче өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча (мошенниклык) җинаять эше кузгатылган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X