Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә шәһәрнең янгын сүндерү бүлегенә сарай януы турында хәбәр килде

12 октябрь көнне кич белән 64нче янгын сүндерү частена Иске Сумароково авылында сарай яну турында хәбәр итәләр.

Ун минут дигәндә, вакыйга урынына Соколка янгын сүндерүчеләре барып җитә. Бу вакытта чардагы булган, шифер түбәле 5х10 метрлы кирпеч  сарай дөрләп яна торган була.

Янгын сүндерүчеләр 21 час 23 минутта утны “авызлыклый”, тагын 20 минуттан тулысынча сүндерәләр.  Нәтиҗәдә 50 квадрат метрлы сарай янып бетә. Ут чыгу сәбәпләре ачыклана.

Д. Артемьев, Бөгелмә муниципаль районы янгын күзәтчелеге һәм профилактик эш бүлеге өлкән сорау алучысы, эчке служба майоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса