Бөгелмә шәһәренең Некрасов урамында янгын
2020 елның 7 маенда 20 сәгать 56 минутта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы Бөгелмәдәге 64нче янгын сүндерү-коткару часте элемтә пунктына Бөгелмә шәһәренең Некрасов урамында янгын чыгу турында хәбәр алына.
Төгәл 21 сәгатьтә янгын сүндерүчеләр урынга килеп җиткәндә, түбәндәге хәлләр күзәтелә: сарай тулысынча дөрләп яна, түбәсе җимерелеп төшә. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче булмый. Янгын подразделениеләрен каршы алучы кеше сарайда беркем дә юклыгын хәбәр итә. Сарай торак йорттан 10 метр ераклыкта урнашкан, янгын таралу куркынычы юк.
Ут 21 сәгать 10 минутта тулысынча сүндерелә. Янгын чыгуга ут белән саксыз эш итү сәбәп булган, дип фаразлана.
Юрий ХРЕБЕТ, Бөгелмә муниципаль районы янгын күзәтчелеге һәм профилактик эшләр бүлеге начальнигы урынбасары, эчке хезмәт майоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа